Нурлы Марҗый әби

19.09.2017 14:59 | Хәбәрләр Принтерга

Нурлы Марҗый әби

Командировка дип, кайсы якка гына барып чыксам да, өлкән буын белән күрешми, сөйләшми китмәскә тырышам. Шулай итеп, тормышның бар мәгънәсен аңлаган, диңгездәй тирән йөрәкле, олы җанлы әбекәйләрнең акыллы, шул ук вакытта, бүген дә, киләчәктә дә бик актуаль булган фикер-киңәшләрен күңел сандыгыма туплый барам. Шундый ак әбиләрнең берсе Мамадыш районының Чия башы авылында гомер итә.

– Нихәлләрдә яшисең, Марҗый түти?- дия-дия, өйгә узабыз.

– Түргә үтегез, Ходай белән яшим,- ди ул безгә каршы, эшеннән бүленмичә генә.

Сиксән яшен тутырган Мария түти Иванованың мәш килеп үрдәк чистартып ятуы икән. Чандыр гына булса да, җилдән җитез икәне шундук күзгә ташланды. “Бер дә тик утырмыйсың син”, - дигән сүзләребезгә артык игътибар бирми генә, тавык та чүпләп бетерә алмаслык элеккеге эшләре турында сөйләп китте.

– Безнең нәнә бик коры булды, яшьтән үк эшли башладым. Ул чагында хезмәт хакына түгел, ә таякка эшли идек. Күршебездә генә, усал булса да, председательгә ягымлы кеше бар иде. Күтәрәмләп печән ташыганымны күрә дә, конторга барып әләклей. Имеш, мин эшкә яраклы. Шулай итеп, бик кечтейдән, нәнәләрнең дә сүзен тыңлап, эшкә чыктым. Башта бәрәннәр карарга, дип алып киттеләр. Аннан сарыклар карадым, аннан сыер савучы булдым... Фермадан пенсиягә чыктым. Эшләп өйрәнгәч, тик торып булмый икән. Быел 20 үрдәк алдым. Үстереп, эшкәртеп бетерүем инде. Кыш көне күземә операция ясаткач, берни эшләми ятуы ай-яй читен булды, - дип башлады ул сүзен.

Карты Алексей белән матур гомер итеп, биш балалары туа. Игезәкләре генә озын гомерле булмый, калганнары – Аллага шөкер, исән-саулар.

– Балалар үстергәндә, өйгә бер культурный нәрсә сатып ала алмадык. Икебез дә юк акчага көчебезне, саулыгыбызны жәлләми эшләдек. Сораган кешегә, “колхоз көрәкләре” инде без, дия идем. Берара каткан күмер ватып, ягып, фермада малларга көненә 60лап чиләк бәрәңге пешердем. Миннән соң шунда ике ирне куйдылар, берсе дә эшли алмады. Әләксей иртәнге дүрттән торып чыгып китә иде – көтү дә көтте, фермада ат белән силос та кертте. Алтмыш тәңкә айлык хезмәт хакына Теләчегә барып, балаларга бер капчык кирәк-ярак алып кайта идек. Акча кирәклектән, “җенле” дип даны чыккан фермага каравылга да чыгарга туры килде үземә. Җенен күрмәдем, Алла рәхмәте, - ди Марҗый түти, яшьлек елларын искә алып.

Ул сөйләгән арада күзләрем тәрәзә төбендә кызарып ятучы помидорларга төште. Быел помидорлар, сабакка төшмәс борын, каралып та бетте бит. Мария түтинекеләр ничава күренәләр. Бакчасы да бай – бәрәңге дә үстерә, бөтен яшелчә-җимешләре дә җитешкән. Балалары Мамадышка чакырсалар да, кышны да авылда үзе генә чыга икән. Аның әлеге гамәле, авылда башкарган изге эше белән дә бәйледер. Марҗый түти үлем-китемнәр вакытында иманнар укый һәм чиркәүдә келәү җырулары да башкара икән. Авылдашлары аның турында “тавышы яңгырап тора, ягымлы моңы, килешле ритмы бар” диләр. Мария түтинең әлеге изге юлга кереп китүе белән кызыксынам.

– Яшь чагында җырларга да, биергә дә бик яраттык. Әҗмәк очы уены без килмичә башланмый да иде. Әбиебез бик денле, Казанда укытучы да булган кеше. Аннан иман нәнәгә сеңгән. “Айт белән тайтны бик тиз эләктерәсез, иманны белмисез”, - ди торган иде безгә нәнә. Элек өй җылытырга, дип, салам яга идек. Мич башындагыларның иман җырлап утыруларын әле дә хәтерлим. Менә шул иманнар минем колакка да кергән. Тәтә дә бик матур җырлаган. Әби аны “әйдә, балакаем, бер җырлап кайтыйк әле”,- дип, чиркәүгә алып бара торган булган. Алар, ул чагында әле ике катлы чиркәүдә, җырлап келәү иткәннәр,- дип ха-

тирәләре белән бүлеште ул.

Чия башының Изге Николай чиркәвендә тәреләр дә бик күп булган. Стеналарның энә төртер җире дә күренмәгән. Динсез заманнарда чиркәүнең зур-зур чаңнарын төшергән кешеләрнең берсе дә үз үлемнәре белән үлмәде, дип искә алалар авылда.

– Кайсыдыр туганыбыз үлеп киткәч, “Әй, күктәге Атабыз”ны җырлавымны ишетеп, Пидуч түти Федотова мине шулай укырга кыстый башлады. Шуннан әкренләп кереп киттем. Элегрәк Олы көннәрне шушы өебездә үткәрә идек. Аннан пуп та килгәли башлады. Чиркәүне яңадан келәү йорты итеп ачканчы, ай-һай эш күп булды. Андагы таш, андагы бүлемнәр, җитмәсә пычрак – барысын да чистарттык. Шулай итеп, бер авыз урысча да белмәгән көе, чиркәүдә иман җырлый башладым. Инде менә хәзер тавышым беткәли. Гел йөткертә. Гурий әтей укымаска да кушты, күзгә дә зыян бит,- дип борчылып алды Мария түти.

Керәшен халкы динсез, чиркәүгә дә йөрми, диләр. Ничек итеп, нинди юллар белән карендәшләрне иманга тартырга икән, дип сорыйм үзеннән. Нәкъ тә алда язганча, соравыма җавап итеп, тиңе булмаган киңәшләрен бирде ул.

– Без бит җазык җыючылар гына. Уразаларын тотсак та, белә торып та, укый торып та бары җазык кылабыз. Чиркәүгә йөрерлекләр өй борынча бар ул. Нигәдер килмиләр иман йортына. Ходай җибәрсә килерләр иде, бәлки, Ходай җибәрмидер. Безне шайтаннар алып узган инде. Үзебезне үзебез тыя алмыйбыз, һаман кеше сөйлибез. Янәшәдәгеләребезнең гаебен күрәбез, нәфесебезне тыя алмый тәмле ашыйбыз. Булганына шөкер итмибез, һаман дөнья куабыз. Халыкның денле булуы һәр кешенең үзеннән башланырга тиеш. Иртәнге, кичке иманнарны укып, чиркәүгә барып Ходайдан сорарга кирәк. Изге китапларда, авырып китсәң тә, шөкер итәргә кушып язылган, ә без чир тиюгә, миңа гына инде бу каза, дип зарланабыз. Бар нәрсә дә үзебездән тора, - ди Марҗый түти.

Әнә шундый һәрбер очрашудан, һәрбер тормыш тарихыннан үземә, энҗе бөртегедәй кадерле тәҗрибә туплый барам. Шөкер, энҗе төймәләрем көннән-көн арта бара.

“Ходай яныңда юлдаш булып барсын, юлдаш булып кайтсын”, дип озатып калды ул мине. Үзен фотога төшерүемне, әллә бераз яшьлек шуклыгы дип кабул итте, әллә бүтән сәбәпләр беләнме, ошатып та бетермәде бугай. Марҗый түти, синең нурлы йөзең белән җылы сүзеңне барлык карендәшләргә дә җиткерим, дигән уйлар белән, фотосурәтеңне газета битенә бирәм. Каршы килмәссең, дип, ышанып калам. Сәламәт бул.

 


Юлия ГУБИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикер  

 
0 #1 Людмила Хабибуллина 2017-09-20 09:23
Матур,тирэн мэгьнэле эчтэлекле язма!
Өземтә
 

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту