Бессмертный полк. Кряшены. Семенов Иван Семенович

06.05.2017 08:00 | Новости Принтерга

Бессмертный полк. Кряшены. Семенов Иван Семенович
СЕМЁНОВ ИВАН СЕМЁНОВИЧ
 
Минем әбием Анна Ивановна - гомерен укытучылык эшенә багышлаган кеше. Без бергә яшибез, әбием булу белән мин бик горуланам. Әтисе турында ул сөйләмәсә, мин каян белер идем.
 
Аның әтисе - Семенов Иван Семенович 1941нче елның көзендә сугышка китә. 3 баласы белән әбием Елизавета Захаровна тылда хезмәт итәргә кала.  Башта карт бабайны  Суслонгерга җибәрәләр. Көннәрдән беркөнне өчпочмаклы хат килеп төшә. Хатта бары 1-2 юл, хәлләрне сорашкач: “Сугышка киттек, исән-сау яшәгез!”. Шуннан бик озак, 2 еллап хәбәре булмый.  Озак көттереп, тагын бер хаты килә: “Мин исән, госпитальдә, язган булса, күрешербез.”  Янында гына бомба шартлап, “Калды инде балалар”, -  дип уйлап  өлгергәнен генә хәтерли. 
 
Госпитальдә шактый озак дәваланып, сугышка  яраксыз булып, 1943нче елда авылга кайта.
 
Ул кайткан көнне өй тутырып, авыл хатыннары җыела. “Безнекен күрмәдеңме?”- дигән өмет белән киләләр. Кызганыч, берсенә дә уңай җавап бирә алмый, сугышның географиясе кеше белән кеше очрашырлык  буламыни соң?  Сугыштан кайткач, тагын 2 балага гомер биреп, 5 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Иван Семенович дәһшәтле елларда, 1953нче елга кадәр, колхоз председателе булып эшли. Ләкин сугышта какшаган сәламәтлек үзенекен итә, 60 яшендә гүр иясе була.
 
Аида Кирушина, 
Мамадыш районы, Албай авылы.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту