Бессмертный полк. Кряшены. Губин Алексей Яковлевич

02.05.2017 15:36 | Хәбәрләр Принтерга

Бессмертный полк. Кряшены. Губин Алексей Яковлевич

Губин Алексей Яковлевич

(15.03.1913 – 28.08.2005)

Бабам – Алексей Яковлевич Губин 1913 елның 15 мартында Мамадыш районы Албай авылында туа. Мәктәпне яхшы гына тәмамлаганнан соң, Казан педагогия училищесында укып, Комазан башы авылына укытучы итеп билгеләнелә.

1939 елның 17 октябрендә Фин сугышына китә, 1941 елда инде Бөек Ватан сугышына алына. Янында гына бомба шартлап, яралана, контузия ала. Сәмәрканд госпиталендә дәвалана. 1942 елның көзендә култык таякларына таянган, калтырап торган солдатны ике медсестра Комазан башына кайтарып куялар.

Берничә елдан соң, Казанда башына операция ясап, бераз хәлләнә төшкәч, 1943 елдан яңадан укыту эшенә керешә. 41 ел буе Комазан башы авылында башлангыч класс балаларын укыта, мәктәп җитәкчесе дә була.

Аның чиксез күп орден-медальләре арасында, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен һәм Бөек Җиңүнең 40 еллык юбилеена багышланган, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены да бар.

2005 елның 28 августында 92 яшендә бакый дөньяга күчә. Бабам соңгы көннәренә кадәр яхшы зиһенле, хәтерле була. Аның, олыгайгач та, балаларына, оныкларына атап язган дүртюллыклары – җырлары әле дә бездә иң кыйммәтле мирас булып саклана. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

 

***

Ян тәрәзә төпләрендә

Гөлләр чәчәк аттырам.

Балаларым, сезне уйлап,

Төннәрне таң аттырам.

***

Утырсам, уйларга батам

Алдымда кош уйнатам.

Бер булмаса бер булыр, дип,

Җырлап күңлем юатам

***

Су буендагы бакчама

Утырттым мин баланнар.

Озын юлга китәм инде,

Сау булыгыз, балалар.

***

Яшел чирәм өсләрендә

Алма тәгәрәтеп уйнагыз.

Мине искә алган чакларыгызда,

Язган җырларымны җырлагыз.

***

Тәрәзәләрне ачып мин сызгырдым,

Болын печәннәре кипсен дип.

Болын печәннәре кипте инде

Миңа да китәр вакыт җитте инде.

 


Юлия ГУБИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту