Бессмертный полк. Кряшены. Чулаков Петр Васильевич

02.05.2017 10:52 | Хәбәрләр Принтерга

Бессмертный полк. Кряшены. Чулаков Петр Васильевич
Чулаков Пётр Васильевич
 
Илебездә Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә семья да юк. Әнинең туганнан туган дәдәсе - Чулаков Пётр Васильевич турында сүзем. 1923нче елда туган бу дәдәбезне 18 яше тулуга сугышка алалар. Кыяфәткә бик чибәр егет була ул. Төз, озын гәүдәсе үк хәрби кешене хәтерләтә. Махсус курслар бетергәннән соң, младший лейтенант званиесе бирәләр. 1945нче елга кадәр хәрәкәттәге армиядә була ул. Берлинга барып җиткәнче каты яралана. Җиңү көнен хәбәр иткәндә дәваланып бетәргә өлгерми. Сугыш беткәч, туган авылы Владимирга кайта. Кадровый офицерны Кавказда хезмәт итәргә куялар. Болытлар биеклегендәге служба, салкын дымлы һава дәдәбезнең сәламәтлеген тәмам бетерә. Ял алып туган авылы Владимирга кайткан җирдән вафат була. Бик яшьли, өйләнергә дә өлгермичә вафат була. Кабере - авылыбыз зиратында.  
Лидия Константинова, 
Мамадыш районы, Владимир авылы.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту