Бессмертный полк. Кряшены. Степанов Дмитрий Степанович

23.04.2017 08:00 | Хәбәрләр Принтерга

Бессмертный полк. Кряшены. Степанов Дмитрий Степанович

Степанов Дмитрий Степанович

(4.11.1923 - 2000)

Минем бабам - Степанов Дмитрий Степанович. Ул 1923 нче елның 4 нче ноябрендә Дүсмәт авылында туган.

Немец гаскәрләре сугыш башланганда бабам армия сафларында хезмәт итүе була. 1942 нче елның мартында сугышка кертәләр. Ленинградны саклауда катнаша. Шәһәр камалышта калгач, ладога күле аркылы юл салына. Бу юлны “яшәү юлы” дип атыйлар. Аның аркылы чолганышта калган халыкка ризык кертелә. Бик күп кешеләрне чыгаралар.

Бабам Германиягә хәтле барып җитә. Җиңү көненанда каршылый. Аннары 2 ел япон гаскәрләренә каршы сугышта катнаша. Таган авылына 1947 нче елның мартында гына кайта.

Әбием- Пелагея Васильевна. Ул 1926 нчы елның 12 нче июнендә туа. Яшьтән апасыз, анасыз кала. Мамадыш балалар йортында тәрбияләнә.

Сугыш башлангач, 1942 нче елны Казанга пороховой заводына җибәрләр. Әбиемә 16 яшь була.Уникешәр сәгать эшләргә туры килә. 1947 нче елның мартына кадәр хезмәт итә.

1947 нче елны Дүсмәт авылына туганнарына отпускка кайта. Шул вакытта бабам белән таныша. Бу очрашу аларны гомерлеккә бергә бәйли. Алар тормыш корып җибәрәләр. Бабам белән әбием бергә тугыз бала тәрбияләп үстерәләр.

Бабабыз 2000 нче елда үлеп китә. Әбием 87 яшькә кадәр безнең белән яшәде. 2014 нче елны әбием дә үлеп китә.

 

Виталий Степанов,

Дүсмәт авылы, Мамадыш районы 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту