Мамадыш Качмануга әзерләнә

12.01.2018 12:10 | Хәбәрләр Печать

Мамадыш Качмануга әзерләнә

Мамадыш районының биш керәшен авылында Качмануга иорданнар әзерлиләр.

(12 Январь, "Туганайлар", Юлия Губина) 19 январь православныйлар Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Изге суда чумылу өчен Мамадыш районында быел тугыз иордан әзерләячәкләр, дип хәбәр итә “Нократ” район газетасы сайты.

Аларның бишесе керәшен авыллары – Җөри, Юкәче, Чия башы, Әжмәк һәм Владимирда булачак. Шулай ук, купельләр Соколка белән Тау иле авылларында һәм Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасы белән “Изге җәйләү”дә (“Святая чаша”) эшләячәк.

Күпләп су коену урыннарының һәммәсендә гадәттән тыш хәлләр, полиция, медицина хезмәткәрләре дежур торачак. 


Туганайлар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить